news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачыла

Быел — 16 сентябрьдә җырчының фаҗигале рәвештә арабыздан китүенә, егерме ел була.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачыла.

«Истәлек тактасы җырчы яшәгән йорт диварына — Казан шәһәре, Татарстан 7нче йорт адресы буенча урнаштырылган. Ачылу тантанасы 2021 елның 16 сентябрендә 11.00 сәгатьтә була», — дип хәбәр итә мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, җырчының туганнары, танылган артистлар, ветераннар чакырылган.

Мемориаль тактаның авторы — Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин.

  • Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Татарстанның Бондюг районы (хәзерге Менделеевск районы) Камай авылында туып үсә. Алабуга сәнгать училищесында, Казан музыка училищесында һәм Казан дәүләт консерваториясендә Валентина Лазько классында белем ала. 1974-1975 елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы була. 1975 — 1994 елларда иҗат эшчәнлеген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә. 1997-2001 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты булып эшли.
  • Быел — 16 сентябрьдә җырчының фаҗигале рәвештә арабыздан китүенә, егерме ел була. Җырчы туган төбәгендә — Камай авылында җирләнгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot