news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вафин Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары турында искәртте

Махсус хәрби операциядә катнашучылар төрле ярдәм чаралары ала. Әгәр сәламәтлек чикләүләре хезмәт яки хәрби гамәлләр белән бәрәйле булса, аларга инвалидлык буенча пенсияләр, шул исәптән дәүләт инвалидлык пенсиясе дә билгеләнә. Бу хакта Инвалидлар декадасында «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР буенча Социаль Фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Әгәр хәрби хезмәткәр инвалидлыкка китергән җәрәхәт алса, Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аны гариза бирмичә, турыдан-туры техник чаралар белән тәэмин итә. Барлык мәгълүмат медицина-социаль экспертизадан килә, рәсмиләштерү автомат рәвештә башкарыла», – дип хәбәр итте ул.

Моннан тыш, кыйммәтле протезлар, шул исәптән югары технологияле эшләнмәләр дә бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар шулай ук компенсацияләр һәм тернәкләндерү программалары кысаларында башка социаль ярдәм чараларын ала алалар. Эшкә урнаштыру өчен махсус программалар гамәлдә: эш бирүчеләр мондый хезмәткәрләрне эшкә алганда субсидияләр һәм компенсацияләр ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot