news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вафин: Татарстанда инвалидларның уртача пенсия күләме 24 630 сум тәшкил итә

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Татарстан кешеләре иминләштерү һәм дәүләт пенсияләрен ала. Республика буенча инвалидларның уртача пенсия күләме 24 630 сум тәшкил итә. Бу хакта Инвалидлар декадасында «Татар-информ»га биргән интервьюсында ТР буенча Социаль Фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Бүгенге көндә беренче төркем инвалидлыгы булган өлкән кешеләрнең уртача пенсия күләме – 30 821 сум, икенче төркемнеке – 22 870 сум, өченче төркемнеке – 20 823 сум тәшкил итә. Шулай ук, инвалидлыкны балачактан алган кешеләр категориясе бар, аларның пенсия күләмнәре: беренче төркемдә – 19 380 сум, икенче төркемдә – 15 700 сум, өченче төркемдә – 9 092 сум», – дип сөйләде ул.

Иминләштерү пенсиясе кешенең иминләштерү стажы булса, хәтта ул минималь булса да, билгеләнә. Эш стажы бөтенләй булмаганнарга яки хәрби хезмәт, һәлакәтләр һәм башка шартлар белән бәйле инвалидлык алган кешеләргә дәүләт пенсиясе каралган. Әгәр стажы бөтенләй булмаса, социаль пенсия билгеләнә. Инвалидлык буенча пенсияләр гаризасыз тәртиптә билгеләнә.

«2026 елда иминләштерү пенсияләре бер тапкыр 7,6 процентка индексацияләнәчәк», – дип билгеләп үтте Вафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot