news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вафин «Татар-информ»ны сыйфатлы журналистика флагманы дип атады

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы — массакүләм мәгълүмат чарасы гына түгел, ә ышанычлы партнер һәм абруйлы яңалыклар чыганагы. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Бу еллар дәвамында агентлык үзен республикабызның төп вакыйгаларын яктыртучы оператив, объектив һәм профессиональ басма буларак танытты. «Татар-информ»ның Татарстан Социаль фонды белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеген аерым билгеләп үтәсем килә. Сезнең эшегез ярдәмендә республика халкы социаль программалар, ташламалар һәм башка мөһим мәсьәләләр турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат ала», - дип билгеләде ул.

«Татар-информ» агентлыгының 35 еллыгы уңаеннан Эдуард Вафин агентлык коллективына алга таба үсүен, яңа уңышларга ирешүен һәм чәчәк атуын теләде.

«Татар-информ» алга таба да сыйфатлы журналистика флагманы һәм хакимият белән җәмгыять арасында ышанычлы күпер булып калсын», - дип йомгаклады Вафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot