Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вафат булган Тимур Акулов туганнарының кайгысын Рөстәм Миңнеханов уртаклашты
Татарстан Президенты мәрхүмнең хатыны Фәридә Акуловага телеграмма юллаган.
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Бүген вафат булган Тимур Акулов туганнарының кайгысын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Ул Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе мәрхүм Тимур Акулов хатыны Фәридә Акуловага телеграмма юллаган. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Тормыш иптәшегез Тимур Юрьевич Акулов вакытсыз вафат булу белән бәйле, тирән кайгыгызны уртаклашам. Искиткеч, күпкырлы кеше дөньядан китте. Аның бөтен көче, энергиясе, таланты безнең республикага, Ватанга хезмәт итүгә багышланган иде. Тимур Юрьевич актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек елларында республикада халыкара өлкәдә чын профессионал, компетентлы, оста җитәкче абруен яулады", диелгән әлеге телеграмма текстында.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүм Тимур Акуловның катлаулы туксанынчы елларда Татарстан Республикасының тышкы икътисади эшчәнлеген тәэмин итү системасын формалаштыруны башлаучы, республика белән Россия Тышкы эшләр министрлыгы мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен күп эш башкарган кеше булуын искә алган.
"Татарстанның ислам дөньясы белән конструктив һәм тыгыз хезмәттәшлеге - шулай ук Тимур Юрьевичның хезмәте.Тышкы элемтәләр департаментында аның канаты астында искиткеч җитәкчеләр һәм белгечләр командасы әзерләнде. Аның безнең арабыздан китүе – Сезнең һәм сезнең гаиләгез, безнең республика һәм Тимур Юрьевич белән хезмәт һәм тормыш юлында очрашкан һәркем өчен зур югалту. Игелекле һәм көчле кеше турындагы якты истәлек безнең белән кала. Сезнең һәм улларыгызның, якыннарыгызның тирән кайгысын уртаклашам. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык телим", дигән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз