Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вадим Захаров популяр булу өчен ничә ел бушка җырларга кирәклеген аңлатты
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров Уфада узган «Татар җыры» фестивалендә, сәхнә артында, соңгы вакытта шактый арткан популярлыгы турындагы сорауларга җавап бирде, аның уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләде.
Алып баручы артисттан ничек танылып китүе һәм бу юлда нинди кыенлыкларга очравы белән кызыксынды.
«Кыенлыклары бар: башта 16 ел газапланырга һәм бушка җырларга кирәк. Ә аннары популяр булып китәсең», – дип шаяртып җавап бирде Захаров.
Шул ук вакытта, җырчы кайсы җыры белән танылуын һәм кайчан популярлык килүен искә төшерә алмады. Өстәвенә, ул үзен хәтта популяр башкаручы дип санамавын да әйтте.
Аннары алып баручы Захаровтан популярлыкның вакытлыча күренеш булуын аңлыймы-юкмы икәне белән кызыксынды.
Моңа җавап итеп артист аңа тагын 45 ел иҗади эшчәнлек вәгъдә иткән Зөһрә Шәрифуллинаның сүзләрен искә төшерде.
«Зөһрә апа Шәрифуллина миңа: «Вадим, мин сиңа тагын 45 ел вакыт бирәм, ә аннары үзең хәл ит», – дип әйтә иде. Шуңа күрә калганын үземә хәл итәргә туры киләчәк», – дип көлде Захаров.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз