news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вадим Хоменко: 2021 елда Татарстанда авыл халкының табигый кимүе күзәтелде

Вадим Хоменко: 2021 елда Татарстанда авыл халкының табигый кимүе күзәтелде
Абдул Фархан

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко 2021 елда безнең республикада авыл халкының табигый кимүе күзәтелгәнен әйтте.

«2021 елда Татарстанда авыл халкының табигый кимүе – якынча 20 меңгә җитте. Республикада гомуми халык саны Казан хисабына гына тотрыклы кала. Бер күп катлы йортны - бер үтерелгән авыл дип кабул итәргә була. Авыл бетсә, шәһәр халкы да яши алмый, чөнки азык-төлекнең яртысы авылда җитештерелә», - диде Вадим Хоменко авылның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә багышланган илкүләм конференциядә.

Галим авылны сакларга, авылда эш урыннары булдырырга кирәклеген белдерде. «Көн саен поезд тулы авыл халкы «Компрессорный» тукталышына агылырга тиеш түгел. Авылны сакласак, мәдәниятне дә, халыкның үзенчәлеген дә, тарихи хәтерен дә саклый алачакбыз», - диде ул.

Вадим Хоменко Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын фермерлар җитештерүен дә искә алды. «Гектарына кимрәк субсидия алып, фермерлар күбрәк продукция җитештерә. Алар үз җирләрендә эшләгәч, яхшырак нәтиҗәгә ирешәләр. Без үзебез дә фермерлар җитештергән экологик чиста продукциягә өстенлек бирәбез», - диде ул.

Галим авыл темасын төрле яклап өйрән , шул исәптән икътисади, социаль, тарихи яктан өйрәнү актуаль диде.

Археологларның, этнографларның һәм башка белгечләренең IX Бөтенроссия конференциясен Татарстан энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100