news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вадим Никитин Мамадыш районы башлыгы итеп билгеләнде

Вадим Никитин Мамадыш районы башлыгы итеп билгеләнде
Фото: Мамадыш районы матбугат хезмәте

Бүген 42 яшьлек Вадим Никитин Татарстанның Мамадыш районы башлыгы итеп билгеләнде. Мондый карарны район советының 33нче утырышында депутатлар бертавыштан кабул итте. Утырыш ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов рәислегендә узды.

«Туган районым өчен җаваплы булырга, аның кешеләре файдасына лаеклы һәм фидакарь хезмәт итәргә әзермен. Туган җиремдә минем өчен төп бурыч — халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, Мамадышта яшәүче һәркемгә иминлек һәм уңайлылык тою, районның һәр кешесенең потенциалын ачу мөмкинлеге бирә торган барлык социаль гарантияләрне тәэмин итү буенча эшне дәвам итү», - диде Никитин.

Моннан тыш, район башлыгы авыл хуҗалыгын үстерүне дәвам итәргә (беренче чиратта шәхси ярдәмче хуҗалыкларны зурайту исәбенә) ниятли. Никитин районда җитештерүне үстерүгә аерым игътибар бирде. Ул ел саен сәнәгать җитештерүе күләмнәрен кимендә 10-15 процентка арттыру һәм гамәлдәге сәнәгать паркларын тулыландыруны арттыруны бурыч итеп куйды.

Никитинны 31 майда Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр. Моңарчы ул Питрәч районында шундый ук вазифаны башкара иде

Вадим Ильич Никитин тумышы белән Мамадыш районының Җөри авылыннан. Никитинның ике югары белеме бар: 2005 елда ул «финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (хәзер КФУның Икътисад һәм финанслар институты), ә 2014 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен («дәүләт һәм муниципаль идарә») тәмамлаган. 2007 елдан 2022 елга кадәр Мамадыш районында төрле вазифаларда эшли.

Вадим Никитин tеlegram-каналында район башлыгы статусында беренче постын урнаштырды инде. Анда ул республика җитәкчелегенә һәм өстәмә муниципаль сайлауларда аның кандидатурасын хуплаган якташларына рәхмәт белдергән. Сигезенче сентябрьдә сайлаулар 4 муниципаль берәмлектә 4 бермандатлы сайлау округы буенча узды. Вадим Никитин 6 номерлы Мамадыш бер мандатлы сайлау округы буенча Мамадыш шәһәр советы депутаты итеп сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100