news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вадим Лигай: “Казан вертолет заводы өчен кризис гыйнварда ук тәмамланды”
Предприятиенең генераль директоры сүзләренчә, кризис елында завод нормаль режимда эшләгән
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казан вертолет заводы икътисади кризис йогынтысын сизмәде диярлек. Бу хакта бүген предприятиенең генераль директоры Вадим Лигай белдерде.
“Казан вертолет заводында 2008 елның ахырында, кризис башланган вакытта кризиска каршы чаралар планы эшләнгән иде. Заказлар пакеты булгач производство да эш белән тәэмин ителгән иде, шуңа күрә Казан вертолет заводына кризисның җитди йогынты ясау куркынычы юк иде, - дип белдерде В.Лигай Казанда узган матбугат конференциясендә. – Шулай да без беренче чиратта төзелгән килешүләр буенча тикшерүләр үткәрдек. Кичә нәтиҗә ясалды – барлык килешүләр дә үтәлә һәм акча да үз вакытында түләнелә”.
“Банклар белән авыр хәлдән уңышлы чыга алдык, - дип ассызыклады “Казан вертолет заводы” ААҖнең генераль директоры. – 2008 елда кинәт кризис башлану сәбәпле, кредитларның процентлары кинәт артты. Әмма 2009 елның беренче гыйнварында Санкт-Петербург Банкы 10 процентлы 100 миллион долларлык кредит линиясе ачты. Шул вакытта безнең өчен кризис тәмамланды да”.
Саклык банкы һәм Мәскәү Банкы кебек башка банклар да үз хаталарын аңлап, безгә таләпләрен киметә башлады. Бүген безнең доллар кредитлары буенча елга 9 процентлы ставкабыз бар, ә Саклык банкы билгеле сумманы безгә 7 проценттан да бирә, - дип белдерде Вадим Лигай. – Дәүләттән өстәмә акча һәм инвестиция сорамадык, чөнки безгә кирәк тә булмады”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2