news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вадим Лигай: “Алты ел эчендә продукция җитештерү күләмен алты тапкыр диярлек арттыруга ирештек”

КВЗ складлар хуҗалыгын яңарта

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Россия вертолетлары” холдингына керүче Казан вертолет заводы, складлар хуҗалыгы һәм матди-техник тәэминатны модернизацияләүнең беренче этабы кысаларында, 14 заманча склад модульләреннән торган комплексны файдалануга тапшырды. Бүген журналистлар складларның берничәсендә булып, алардагы эш тәртибе белән танышты.

Иң элек массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре матди-техник тәэминат үзәк складында булды. Склад башлыгы Евгений Фадеев билгеләп узганча, гомуми мәйданы 10 мең кв. м булган складта 15 мең уникаль номенклатура саклана, алар үзләре берничә уникаль партиядән гыйбарәт, ягъни, поставщиктан барлык товар бирегә китерелә. “Процессларны чагыштырырлык та түгел, аланың тизлеге күпкә арттык. Элек аерым-аерым уранашкан 50 склад хәзер бер түбә астында – шунысы җайлы”, - дип белдерде Евгений Фадеев. Аның әйтүенчә, складны модернизацияләү 750 млн сумга төшкән.

Алга таба журналистлар механик юл белән җитештерү буенча үзәк комплектлау складына узды. Эшләнмәләр номенклатурасы буенча мәгълүмат эшкәртүгә күп вакыт таләп иткән эшләнмәләрне саклау һәм чыгару буенча иске схемадан аермалы буларак, үзәк комплектлау складында мәгълүматлар җыю өчен үткәргечсез күчмә терминалларны куллана. Шул рәвешле, КВЗның склад логистикасы яңа заманча дәрәҗәгә күтәрелгән. Эшләнмәләрне урнаштыру һәм сайлау операцияләрен раслау өчен штрих-кодларны күчермәләү системасы ярдәмендә, кеше факторына бәйле хаталар туу ихтималлыгы нульгә диярлек якын. Әлеге складта производство өчен кирәкле әзер детальләр генә саклана.

Складлар хуҗалыгын яңарту проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе буларак, саклана торган эшләнмәләр тулысынча исәптә тотыла, детальләр дә вакытында җитештерелә. Үзәк комплекстлау складын булдыру җыю участокларын һәм цехларны әзер деталь комплектлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Модернизацияләү проектын гамәлгә ашыруның чираттагы этабы барлык цехларда әзер продукция складларын ликвидацияләү һәм детальләрне саклау өчен Үзәк комплектлау складына тапшырудан гыйбарәт булачак. Киләчәктә деталь комплектлары барлык бүлекләргә озатылачак бердәм склад калдырылачак.

Хәзерге вакытта заводта канатлар җитештерү буенча производство корпусларын заманча технологик җиһаз белән тәэмин итү төгәлләнеп килә, агрегат-җыю, гальваник һәм башка төр производстволарны үзгәртеп кору нияте бар. Күптән түгел предприятиедә яңа буяу-бизәкләү цехы ачылган. Агымдагы елда реконструкция программасының күләме якынча 3,6 млрд сум тәшкил итә.

2008 нче елда старт алган производствоны яңартып кору программасына барлыгы 12,2 млрд сум тирәсе акча сарыф итү планлаштырыла. “2008 нче елда яңа типтагы предприятие, барлык җитештерү төрләрендә иң заманча технологияле оешма булдыру бурычы куелган иде. Бүген билгеле бер эш этабын инде үттек. Алты ел эчендә без яхны нәтиҗәләргә ирештек. Үзгәртеп коруны башлаган чорда, без 6 млрд 700 млн сумлык продукция җитештерә идек, бездә якынча 6 мең 700 кеше эшли иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, без 42 млрд сум күләмендә продукция эшләп чыгардык, хезмәткәрләрнең уртача саны шул ук санда калды. Без продукция җитештерү күләмен алты тапкыр диярлек арттыруга ирештек, предприятиенең һәр хезмәткәренең эш нәтиҗәлелеге дә шуның кадәр артты дигән сүз”, - дип сөйләде Вадим Лигай.

Хәзерге вакытта яңа агрегат цехы төзелеше бара, анда ике агрегат-җыю цехы күчәчәк, аларның берсе - Казанның Киров районында. Яңа цех башка цехлар белән бер түбә астында булачак, бу логистиканы да күпкә яхшыртачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100