news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вадим Эйленкриг “Россия-Культура” каналында “Үзгәреш җиле” фестивале турында сөйләячәк

Эфирга Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләймановны чакырганнар.

Вадим Эйленкриг “Россия-Культура” каналында “Үзгәреш җиле” фестивале турында сөйләячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган музыкант Вадим Эйленкриг “Россия-Культура” каналында үзенең авторлык тапшырулары циклын башлап җибәрә. Беренче тапшыру “Үзгәреш җиле” фестиваленә багышланачак. Бу хакта бүген дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингта билгеле булды.

  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелә торган традицион матбугат конференциясе бүген Татарстан театрларында яңа сезон ачылу темасына багышланган иде. Анда Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Камал, Тинчурин, Кариев, Качалов исемендәге һәм Әлмәт драма театрлары, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры һәм Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова театрның алдагы планнары белән таныштырганда “Үзгәреш җиле” проектын да санап узды. Фестиваль өченче тапкыр уздырылачак һәм аның музыкаль җитәкчесе быел да Вадим Эйленкриг булачак.

“Үзгәреш җиле” - татар эстрадасын үстерүгә багышланган проект. Проект авторлары танылган татар җырларын яңача ачып, тамашачыга заманча башкаруда җиткерәләр. Ике ел дәвамында фестиваль концертларының берсен Татарстан Президенты тамаша кылды һәм әлеге проектны алга таба дәвам итү кирәклеген әйтте.

Жанна Мельникова әйтүенчә, Вадим Эйленкриг авторлык тапшыруларының беренчесенә ике татар артистын да чакырган. Болар – Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов.

  • Тапшыру эфирга октябрь аенда чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100