Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вадим Эйленкриг: Без дөнья күләмендәге татар эстрадасы ясадык
"Үзгәреш җиле" фестивале быел алдагы сезоннарның иң яхшы җырларыннан төзелгән.
(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе Вадим Эйленкриг дөнья күләмендәге татар эстрадасы ясавын әйтте. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында фестиваль концерты бара.
Вадим Эйленкриг үз чыгышы алдыннан өч ел дәвамында 100дән артык татар җырын яңартуы турында әйтте. "Безнең алдыбызга Россия югарылыгындагы эстрада булдыру максаты куелган иде. Без дөнья югарылыгындагы эстрада булдырдык", диде ул.
Вадим Эйленкриг киләчәктә "Үзгәреш җиле" фестивале эшчәнлегендә туган җырларны һәм юнәлешне Татарстанда музыка мәктәпләрендә өйрәнелүенә ышаныч белдерде.
Фестивальнең быелгы программасына 32 композиция кергән. Аларны16 җырчы башкара.
Җыр башланыр алдыннан видеода җырчы үзе күренә һәм җыр турында сүзләре яңгырый. Концертта дөньякүләм танылган музыкант Айдар Гайнуллин катнаша.
Концертны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз