Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәвад Тәрҗемановның истәлегенә багышланган кичәдә «Шуктуган» спектакле куелачак
Кичәдә язучының улы Камил Тәрҗеманов һәм кызы Гөлшат Тәрҗеманова, шулай ук әдипнең туганнары һәм оныклары катнашачак.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 18 июньдә Татар китабы йортында язучы, техник фәннәр кандидаты Җәвад Тәрҗемановның истәлегенә багышланган кичә оештырыла. Чара көндезге икедә башлана.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, кичә ике өлештән торачак. Беренче өлештә язучының туганнары белән очрашу каралган, ә аннары тамашачыларга атаклы «Шуктуган» әкияте нигезендә куелган музей спектакле тәкъдим ителәчәк.
Кичәдә язучының улы Камил Тәрҗеманов һәм кызы Гөлшат Тәрҗеманова, шулай ук әдипнең туганнары һәм оныклары катнашачак.
Казан театр училищесы студентлары исә тамашачыларга «Шуктуган» әкияте нигезендә әзерләнгән музей спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу — атаклы әсәрнең сирәк куелышларының берсе.
Җәвад Тәрҗеманов — фән дөньясы өчен дә, әдәбият өчен дә әһәмиятле шәхес. Ул гомерен язучылыкка да, техник фәннәргә дә багышлый,
ТАССР Атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була. Ул балалар әдәбиятына Шаян белән Наянны, кызыксынучан тукран малае Шуктуганны бүләк итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз