news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов конкурсында Сәйдә Мөхәммәтҗанова да катнаша

Үземне профессионаллар арасында сынап карарга булдым, - ди «Голос» проекты аша танылган җырчы.

Ваһапов конкурсында Сәйдә Мөхәммәтҗанова да катнаша
Александр Эшкинин

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Р. Ваһапов исемендәге конкурста, гадәттә,  профессионаллар гына катнаша. Шуңа да кармастан, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә оештырылган проектлар аша танылган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да үзен әлеге конкурста сынарга булган.

«Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә җырчы кыз, үзенең вокал көчен сынап карарга теләге барлыгын белдерде. 16 яшьлек Сәйдә конкурс өчен махсус татар халкының «Тау астында» һәм Рәшит Ваһапов репертуарыннан «Фәүзия»  җырларын әзерләгән.

"Профессионаллар арасында үземне сынап карарга булдым, - ди Россиянең «Голос» проекты аша танылган Сәйдә. - Р. Ваһапов исеме белән узучы бу бәйге, бик җитдиләрдән санала. Жюри төркемендә абруйлы сәнгать осталары эшли. Конкурс барышында биредә төрле мастер класслар да оештырыла. Шәхсән минем остазым Венера Гәрәева да жюри әгъзасы».

Исегезгә төшереп узабыз, бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында  Рәшит Ваһапов исемендәге Xlll Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсының II туры уза. Төрле төбәкләрдән җыелган 100 гә якын конкурсантларны мәртәбәле жюри дүрт номинациядә:  эстрада җыры, халыкчан башкару, концерт камера башкаручылыгы һәм  вокаль ансамбльләр чыгышы буенча  тикшерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100