news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов конкурсы - яшьләрнең сәхнә өчен яраклылыгын күрсәтә торган проект - В. Ганиева

Р.Ваһапов конкурсын узганнар тамашачының зәвыгын үстерә торган әсәрләр генә башкара, ди профессор җырчы.

Ваһапов конкурсы - яшьләрнең сәхнә өчен яраклылыгын күрсәтә торган проект - В. Ганиева
Александр Эшкинин

(Казан, 13апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Республикабызда җыр фестивальләре, конкурслар бик күп. Аларның дәрәҗәләре дә төрле. Р.Ваһапов исемендәгесе аеруча ихтирамга лаек. Бу фестивальнең әзерлеге дә бик җитди. Ә конкурсның шартларына килгәндә, җырчыларга булган таләпләр дә катгый. Конкурсантлар  зәвыклы, элеккеге халык җырлары, Р. Ваһапов репертуарындагы әсәрләрне җиренә җиткереп башкарырга тиеш, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Венера Ганиева.

«Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсына җырчылар 9 музыкаль әсәр әзерли. Бәйге шартлары буенча конкурсантлар III тур аша узарга тиеш. Соңгы  елларда эстрада жанры да килеп кушылды. Биредә яшьләр үзләрен төрле жанрларда сыный. Безнең сәхнәгә омтылучы яшьләр бик күп. Ә бу конкурс аларга чын мәгънәсендә – сәхнәгә кирәкле кешеме-юкмы икәнен анык әйтә. Ваһапов конкурсы яшьләргә максатчан, тырыш булырга да өйрәтә».

Р. Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең җитәкчесе Рифат Фәттәхов талантлы яшьләрне халыкка таныту буенча да бихисап гамәлләр башкара. «Продюсер буларак, Рифат Фәттәхов бер көнлек, такмак җырлаучыларны түгел, ә халык җырларын, композиторыбыз әсәрләрен башкаручыларны халыкка тәкъдим итә. Яшьләрнең репертуарларын барлаганда да без аның белән киңәшләшеп эш итәбез. Минем өч укучым хәзер Р. Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итә. Бу фондның җырчылары зәвыклы, затлы, чын мәгънәсендә тамашачының зәвыгын үстерә торган әсәрләр генә башкара».

Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында  Рәшит Ваһапов исемендәге Xlll Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсының II туры узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100