news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фондының Кайгыртучылар советы республика җитәкчелегенә үтенеч белән чыга

Татарстан Милли китапханәсендә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар советы утырышы узды.

Ваһапов фондының Кайгыртучылар советы республика җитәкчелегенә үтенеч белән чыга
Рамиль Гали

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар советы республика җитәкчелегенә татар җыр сәнгатен үстерү җәһәтеннән үтенеч белән чыгырга җыена.

Шул җәһәттән Татарстан Милли китапханәсендә Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә Совет утырышы узды.

Татар җыр сәнгатен үстерүгә багышланган утырыш татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованы искә алып бер минут тынлык белән башланып китте.

Разил Вәлиев татар җыр сәнгатен үстерү буенча республика күләмендә зур эш алып барылуын, җыр сәнгатенә республика җитәкчеләренең игътибарын билгеләп үтте. Ул милли музыка сәнгатенең республикада тел проблемасы кебек үк зур әһәмияткә ия булуын әйтте. “Үзгәреш җиле” фестивалендә үз бәясен бирде, ул үзгәртү түгел, камилләшү сүзен куллануның максатка ярашлы булуын искәртеп узды.

Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге татар иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов быел фестиваль кысаларында үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул гаризаларның артуын билгеләп үтте, әмма сайлап алу этабын камилләштерергә кирәклеген әйтеп узды. Ул бәйгенең яңалыгы буларак, быел эстрада номинациясе кертелүен әйтте. Әмма Совет әгъзалары әлеге номинациянең концертта тәкъдим ителешен һәм эстрада чыгышларының сыйфатын югары бәяләмәләделәр. Рифат Фәттахов чираттагы бәйгенең тагын ике елдан гына үткәреләчәген җиткерде.

“Без вокалчылар конкурсын ел саен үткәрү фикерендә түгел. Ел саен зур җырчы табып булмый. Безнең максатыбыз – конкурстан бер-ике җырчы сайлап алып, ике-өч ел эчендә зур сәхнәгә чыгару. Ул вакыт таләп итә”, – дип аңлатты ул.

Рифат Фәттахов кичә конкурсның быелгы лауреатына концертта игълан ителгән автомобильнең тапшырылуын әйтте. “Бу Ранис Габбасовка гына, хәтта Ваһапов фестиваленә генә түгел, ә татар җырын профессиональ югарылыкта башкаручыга мөнәсәбәт”, – дип аңлатты ул машина бүләк итү гамәлен.

Фондка колач җәеп эшләргә комачаулаган проблемалар буларак, ул үз биналары булмавын, финанс хәлен яхшырту соралуын әйтеп узды.

Утырышта совет әгъзалары фикер алышкан төп тема – Милли музыкаль театр ачу проблемасын көн кадагына чыгару. Разил Вәлиев әйтүенчә, бу проблема тиз генә хәл ителмәсә дә, теманы мөмкин кадәр күбрәк күтәрү кирәк. Моны Мәскәүдәге зур Музыка йорты кебек Татар музыкасы театры буларак күзаллаулар да, Казандагы мәдәният сарайларының берсенә урнаштыруны сорау тәкъдимнәре дә яңгырады.

Совет әгъзалары Казан Консерваториясен тәмамлаган милли кадрларга халыкка хезмәт итү мөмкинлеге тудырылмавын да билгеләп үттеләр.

Утырышта академик Индус Таһиров, консерватория профессоры, Татар опера студиясенең сәнгать җитәкчесе Әлфия Җаббарова, профессор, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева, консерватория укытучысы, журналист Гүзәл Сәгыйтова, “Мәйдан” каналы җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100