news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фонды ун елга “Дуслык күпере” товар билгесен рәсмиләштерде

Быел “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивале апрель аенда Россиянең 17 шәһәрендә үтәчәк.

Ваһапов фонды ун елга “Дуслык күпере” товар билгесен рәсмиләштерде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фондына “Дуслык күпере” товар билгесенә ия булу турында рәсми таныклык тапшырылды. Бу мәгълүматны фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов раслады. “Шушы көннәрдә “Дуслык күпере” дигән товар билгесен рәсми төстә теркәдек”, - диде ул.

“Узган ел “Дуслык күпере” фестивале шаулап үткәч, бу исемне һәм хәтта безнең логотипны файдаланып төрле чаралар үткәрүчеләр табылды. Бездә шулай бит инде: әзергә-бәзерне яраталар, - дип аңлатып үтте Рифат Фәттахов. - Андый “левый” концертларга безнең бернинди катнашыбыз юк”.

“Кем белә бит, бәлки, татар шоу-бизнесы да кайчан да булса цивилизацияле юлдан бер китәр әле...” – дигән теләген белдерде продюсер.

Товар исеме 10 елга теркәлгән. Регистрация срогы 2028 елда чыга.

  • Быел “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивале апрель аенда Россиянең 17 шәһәрендә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100