Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә башкорт җырчылары да катнашкан
XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесенең тантаналы гала-концерты 17 майда Казанда узачак.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сүзләренчә, XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә Башкортстанда яшәүче татар җырчылары да, башкорт җырчылары да актив катнаша.
«Ел дәвамында бәйгегә игътибар кимеми. 112 гаризаның 30 проценты Башкортстан Республикасыннан кабул ителде. Бәйгедә катнашкан чып-чын башкортлар да рәхәтләнеп татар җырын башкара», — ди Рифат Фәттахов.
Продюсер сүзләренчә, 112 катнашучының сиксән бере икенче турга сайлап алынды. Соңгы турга исә 41 кеше үткән.
Бәйге 2007 елдан бирле Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында уздырыла. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйгенең максаты — халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү һәм аларны зур сәхнәгә чыгару.
Конкурсның тантаналы гала-концерты 17 майда Казанда узачак. Әлеге чарада бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз