news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар советы: Фестивальнең эшләре җырлап бара

Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар советы киңәйтелгән утырышын уздырды.

Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар советы: Фестивальнең эшләре җырлап бара
Михаил Захаров

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов фондының эше җырлап бара, дип бәяләде аның эшчәнлеген Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар советы. Шушы көннәрдә Казанда Ваһапов фестивале Кайгыртучылар советының киңәйтелгән утырышы узды. Бәйрәм табыны артында барган утырышта Фестивальнең Кайгыртучылар Советы рәисе Разил Вәлиев, Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов, Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлек мөдире Дилия Хәйретдинова, танылган композитор Резеда Әхиярова, танылган җырчы һәм педагог Миңгол Галиев, академиклар Индус һәм Энгель Таһировлар, матбугат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары катнашты. Утырышта фестивальнең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, алдагы планнар билгеләнде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев фестивальнең иң олы эше итеп аларның яшь талантларны эзләп табуын атады. “Бу яктан Казан консерваториясе һәм башка оешмалар бу эшне эшләп бетерә алмыйлар. Беренчедән, куәтләре дә җитми торгандыр, икенчедән теләкләре дә юктыр. Мәсәлән безнең Опера театры нигездә чакырылган артистлар белән эшли. Анысы да кирәк. Театрның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Ул зур җырчыларны читтән чакырып чын сәнгать шулай булырга тиеш дип үрнәк күрсәтә”, - диде ул.

“Миңа Ваһапов исемендәге фондның эшләү ысулы ошый. Яшьләрне эзләп табып, алар белән килешүләр төзеп, сәхнәгә чыгара, гастрольләр, концертлар оештыра. Концертларына яшьләргә үрнәк булырлык Ренат Ибраһимов, Илһам Вәлиев кебек зур җырчыларны чакыра”, - диде ул.

Татарстан Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлек мөдире Дилия Хәйретдинова Фонд җитәкчелегенә Татар сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Безнең максатыбыз бер – милли сәнгатебез традицияләрен саклау. Сез мираска сак карау белән аерылып торасыз, - диде ул. – Ваһапов фестивале республиканың фестиваль хәрәкәтендә лаеклы урын алып тора”.

Рифат Фәттахов Фондның Кайгыртучылар Советы оешуга бер ел булуын ассызыклап узды. “Бу фестивальне саклап калу һәм үстерү өчен бик кирәк иде. Без хәзер Советның ярдәмен тоеп эшлибез, - диде. – Без Мәскәү, Уфа, Оренбург кебек шәһәрләргә генә түгел, Хельсинкига да барып җиттек. Быелгы иң мөһим эшебез – фестивальнең Яшь башкаручылар конкурсын үткәрдек. Быел аңа рекордлы санда гаризалар кабул ителде. Җыр сәнгатенең иң югары ноктасында торган Илһам Вәлиев кебек артистларның да концертларын оештырдык. Яшьләребез беренче адымнарын атладылар – аларның беренче концертлары оештырылды”, - дип үз эшләре белән таныштырды ул.

Утырышта Ваһапов фестивале белән эшләүче яшь җырчылар – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбасовлар чыгыш ясады.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100