news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестиваленең гала-концертында ифтар сәгатенә туры китереп антракт ясалачак

Ваһапов фестиваленең 15 еллыгына багышланган гала-концерт 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында уза.

Ваһапов фестиваленең гала-концертында ифтар сәгатенә туры китереп антракт ясалачак
Рамиль Гали

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов фестиваленең гала-концертында антракт ифтар сәгатенә туры китереп ясалаячак. Бу хакта фестивальнең ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов әйтте.

Ваһапов фестиваленең 15 еллыгына багышланган гала-концерт 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында уза. Юбилей концерты Рамазан аена туры киләчәк.

“Безнең концерт мөселманнар өчен бик кадерле Рамазан аена туры килә. Без концерт көнен билгеләгәндә моны истә тоттык. Тәнәфесне авыз ачу вакытына туры китерергә тырышачакбыз”, - диде Фәттахов.

Рифат Фәттахов әйтүе буенча, концерт көнне Зур концертлар залында намаз бүлмәсе дә әзерләнәчәк. “Буфетта исерткеч эчемлекләр дә булмаячак дип сөйләштек”, - диде ул.

  • Ваһапов исемендәге Татар җыры Халыкара фестивале 15 елда дөньяның 11 илендә һәм Россиянең 49 регионында булган. Фестиваль лауреатлары арасында Рөстәм Асаев, Илүсә Хуҗина, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламовлар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100