news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестиваленең чираттагы акциясе ризасызлык белән төгәлләнгән - билетлар җитмәгән

"110 еллыкка 110 билетны 110 сумга" акциясе филармония кассасы алдында ыгы-зыгы тудырган.

Ваһапов фестиваленең чираттагы акциясе ризасызлык белән төгәлләнгән - билетлар җитмәгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов исемендәге татар җыры фестивален оештыручылар бөек җырчының 110 еллыгы уңаеннан акция үткәреп, кыен хәлгә калган. Алар Ваһапов фестивале лауреатларының чираттагы концерты алдыннан "110 еллыкка 110 билетны 110 сумга" дигән акция уздырып, филармония кассасы алдында ыгы-зыгы тууга сәбәпче булган.

"Билетлар бик тиз сатылып бетте. Электрон билетлар сатылуын да истә тотсак, билетлар күз алдында юкка чыга барды, һәм билет алучылар арасында ызгышка да сәбәп булды", - дип аңлата "Татар-информ" хәбәрчесенә Ваһапов фонды җитәкчесе, танылган продюсер Рифат Фәттахов.

Акция Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 2 мартта булачак "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты алдыннан уздырылган булган. Билетлар 400 сумнан 1000 сумга кадәр.

Алга таба Ваһапов фонды мондый акцияләрне уздырырмы-юкмы - Рифат Фәттахов тәгаенләмәде, әмма Фестиваль яңалыкларын карап барырга киңәш итте.

Искәртеп үтәбез, быел бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов тууга 110 ел була. Быелгы фестиваль чаралары шушы юбилейга багышлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100