news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ваһапов фестивалендә шоу-бизнес өчен уңайлы җырчы гран-при алды – Искәндәр Биктаһиров

Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты үтте.

Ваһапов фестивалендә шоу-бизнес өчен уңайлы җырчы гран-при алды – Искәндәр Биктаһиров
Рамиль Гали

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры бәйгесенең гала-концертын тамаша кылган Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, бәйгедә шоу-бизнес өчен уңайлы җырчының җиңгәнлеген билгеләп узды.

Исегезгә төшерәбез, фестивальнең Гран-приына яшь җырчы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты, профессор Венера Ганиева укучысы Ранис Габбазов лаек булды. Гала-концертта җырчы Татарстанда тыңлап өйрәнелгән “Сарман”ны түгел, ә бәлки бу җырның башкачарак төрен башкарды.



“Шулай да мин академик вокалга ия җырчы Ярамир Низаметдинов гран-при алыр, бәлки, дип өметләнгән идем”, - диде Искәндәр Биктаһиров.

Ярамир Низаметдинов Казан дәүләт консерваториясе студенты, драматик тенор. Гала-концертта Н.Җиһановның “Җәлил” операсыннан Җәлил ариясен башкарды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot