news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивале яңа җырчы белән продюсерлык килешүе төзиячәк

Ваһапов исемендәге фестивальнең 15 еллыгына багылшланган гала-концерт Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 15 майда үткәреләчәк.

Ваһапов фестивале яңа җырчы белән продюсерлык килешүе төзиячәк
Рамиль Гали

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов фестиваленең 15 еллыгына башланган юбилей гала-концертында яшь җырчыга продюсерлык килешүе тапшырылырга мөмкин. Бу хакта Ваһапов фестиваленең 15 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә Рифат Фәттахов әйтте.

Продюсер Рифат Фәттахов әйтүенчә, Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында каташучылар арасында сораштырулар үткәрелгән. Алар арасында бүгенге көндә унөч кеше продюсер белән эшләргә теләк белдергән. “Әлбәттә, без унөч кеше белән эшли алмыйбыз. Бер-икесен ала алабыз. Яшьләр арасында продюсерлыкның әһәмиятен аңлау бар”, - ди Рифат Фәттахов.

Продюсер Рифат Фәттахов татарда продюсерлар булмавын татарның милли психологиясе белән бәйләп аңлата. “Татар яңалыкны бик авыр кабул итә -тотып карамыйча ышанмый”, - ди ул. Рифат Фәттахов Татарстанда музыкаль сәнгатьне үстерү концепциясендә төп максатларның берсе итеп Татарстанда продюсерлык системасын үстерү максаты куелуын ассызыклый.

“Ун ел элек продюсер сүзе сүгенү сүзе буларак кабул ителә иде. Әлбәттә, продюсерлыкта ниндидер каршылыклы проблемалар уңай күренеш түгел, ләкин алар продюсерлык системасының үсеш чоры белән бәйле. Журналистлар да татар продюсерының негатив образын тудырырга тырыша”, - ди Рифат Фәттахов.

Разил Вәлиев фикеренчә, җыр өлкәсендә продюсерлык бик кирәк. “Чөнки җырчы беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ. Аларны дөньяга чыгару өчен һичшиксез продюсер кирәк. Безнең алды продюсерлык мәктәбе оештыру бурычы тора”, - ди ул.

Ваһапов исемендәге фестивальнең 15 еллыгына багылшланган гала-концерт Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 15 майда үткәреләчәк. Биредә Яшь башкаручылар конкурсы җиңүчеләре, фестивальнең төрле еллардагы лауреатлары һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100