news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивале “Яңа татар җыры” дигән конкурс игълан итте

Конкурсның премиаль фонды – 1 млн 355 мең сум.

Ваһапов фестивале “Яңа татар җыры” дигән конкурс игълан итте
Михаил Захаров

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең генераль продюсеры Рифат Фәттахов “Яңа татар җыры” дигән конкурс игълан итте. Бу хакта ул “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

Конкурсның жюри рәисе – Рифат Фәттахов. “Бу конкурсны уздыру идеясе белән дүрт ел янабыз. Кат-кат мөрәҗәгать иттек, әмма быел гына ул хупланды. Шул ук вакытта безнең бик күп экспертларыбыз яңалык белән бергә татар җырының милли үзенчәлеген саклап калу бурычын куя”, - диде ул.

Продюсер сүзләренчә, конкурста бернинди яшь чикләүләре юк. “Без яңа җырларны беренче октябрьдән кабул итә башлыйбыз һәм беренче июльгә кадәр, ягъни тугыз ай буена кабул итәчәкбез. Ул ике этапта үтәчәк: июль аенда жюри килгән хезмәтләрне тикшерә һәм икенче турга шуның 10-15ен сайлап алачак”, - диде Рифат Фәттахов.

“Бүгенге көндә татар эстрадасында төп проблема – репертуар табу. Максатыбыз – татар эстрадасын яңа затлы җырлар белән баету. Аллага шөкер, без конкурсны дәүләт дәрәҗәсендә үткәрә алу нәтиҗәсенә ирештек. Гаризаларны беренче октябрьдән кабул итә башлыйбыз. Төп нигезләмәсе әзер, әмма әлегә матбугатка ачык итеп чыгара алмыйбыз, татар теленә тәрҗемә итәсе бар”, - диде ул.

Төп критерийлар – җырның сәнгать дәрәҗәсе, аның яңалыгы, новаторлыгы исәпкә алыначак. Төп таләпләрнең берсе – текстның поэтик байлыгы. “Үзегез беләсез, татар җырының иң төп проблемасы ул. Шагыйрь дип әйтеп булмый инде аларны, текст язучылар образның нәрсә икәнен дә белмиләр, аңламыйлар да”, - диде продюсер.

Икенче тур киләсе елның октябрендә концерт форматында узачак. “Ноябрь уртасында без гала-концерт үткәрәчәкбез. Сыйфатлы җырлар тудырып, җыр авторларына стимул ясыйсыбыз килә. Конкурсның премиаль фонды беренче турга 1 млн 355 мең тәшкил итте. Шул исәптән, беренче урынга 200 мең премия биреләчәк. Шул ук вакытта “Иң әйбәт балалар җыры” дигән махсус бер номинация дә бар”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100