news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивале яңа концерт сезонын Финляндиядә ачты

Тамашачыны халык шагыйре Разил Вәлиев, Финляндиянең татар диаспорасы рәисе Атик Али, имам-хатыйбы Рамил Беляев сәламләгән.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ваһапов фестивале үзенең яңа концерт сезонын Финляндиядә ачып җибәрде – Хельсинки шәһәренең Мәхәллә йортында Ваһапов фестивале лауреатлары катнашында концерт булды. Бу хакта “Татар-информ”га фестиваль директоры, продюсер Рифат Фәттахов хәбәр итте.

“Әлеге концерт бер яктан яңа сезон ачылу булса, икенчедән без әлеге концерт белән бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган мәдәни чараларны башлап җибәрәбез. Рәшит Ваһаповка багышланган зур концерт Казанда май аенда булачак”, – диде Рифат Фәттахов.

Концертны Финляндиядә татар диаспорасы рәисе Атик Али белән имам хатыйбы Рамил Беляев ачып җибәргән. Тамашачыны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев һәм Ваһапов фестивале директоры Рифат Фәттахов сәламләгән. Ул мондый концертның Хельсинкида 14 ел эчендә дүртенче тапкыр уздырылуын искәртеп узган, ә чит илләрдә мондый чыгышлар уникенче тапкыр оештырылган.

Концертта Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Раниз Габбасовлар чыгыш ясаган. Алар халык, эстрада һәм ретро җырлар башкарган. Концертта виртуоз музыкант Ринат Вәлиев та катнашкан.

Мәгълүмат өчен: Рәшит Ваһапов – бөек татар җырчысы, ТАССР халык артисты, 1941-1962 елларда Татар филармониясе солисты. Татарстанда Ваһапов исеменен йөрткән халыкара фестиваль һәм конкурс бар. Директоры – продюсер Рифат Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100