news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивале концертлары быел Илһам Шакировның туган авылында башланачак

Продюсер Рифат Фәттахов шул урында концерт бирү һәрбер татар җырчысы өчен киләчәктә дәрәҗә булырга тиешлеген әйтте.

Ваһапов фестивале концертлары быел Илһам Шакировның туган авылында башланачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концертлары быел Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның туган ягы – Яңа Бүләк авылында башланачак. Бу хакта фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында сөйләде.

“Быел фестиваль Казаннан яисә Мәскәүдән түгел, ә Илһам Шакировның туган ягы – Яңа Бүләк авылыннан башлана. Район бик нык әзерләнә, күп кунаклар чакырылачак. Илһам Шакировның авылдашларыннан хәер-фатыйха алып, юлга кузгалачакбыз”, - диде ул.

Рифат Фәттахов җырчының туган ягында өч тапкыр булуын әйтте. “Илһам абый йөргән урманнар, кырлар, аның чишмәсен, музеен күрдем. Шулкадәр матур авыл! Әле аның туган нигезе бар. Анда хәзер абыйсының малае яши. Һәм мин шунда яшь җырчылар белән килеп, концерт оештыру турында хыялланган идем. Миңа аны зуррак масштабта – ачык һавада үткәрергә тәкъдим иттеләр”, - ди ул.

“Ягъни шундый бер матур хәрәкәт башланды, киләчәктә Илһам Шакиров туган ягында концерт бирү һәрбер татар җырчысы өчен дәрәҗә булырга тиеш”, - диде фестивальнең генераль продюсеры.

Концертлар сигезенче октябрьдә Казанның Филармония сәхнәсендә, 27 октябрьдә Мәскәүдә Союзлар йортының колонналы залында, 13 ноябрьдә Уфада дәвам итәчәк. “Мәскәүдәге зал – дөньяның иң мәшһүр бинасы, анда акустика да яхшы. Илһам Шакировка багышланган кичәләр, гафу итегез, “Космос” концертлар залында үтәргә тиеш түгел”, - диде ул.

“Башкортстанда без быел, Аллага тапшырып, гастрольләр оештырып карарга булдык. Барлык концертлар да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә”, - дип аңлатты Рифат Фәттахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100