news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ваһапов фестивале Финляндиягә сәфәр чыга

Татарстан артистлары Финляндия татарларының чәй кичәсендә махсус программа белән чыгыш ясый

 (Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Бу атнада Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальнең иҗади төркеме Финляндия башкаласы Хельсинкига китә. Продюсер Рифат Фәттахов җитәкчелегендәге төркемдә фестиваль лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм “Болгар кызлары” триосы бар.

Татарстан артистлары 2 ноябрьдә Финляндия татарларының чәй кичәсендә махсус программа белән чыгыш ясый. Хельсинкига исә аларны “Финляндия төрекләре берлеге” дигән мәдәни оешма чакырган, дип фестиваль хәбәрен таратты matbugat.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot