news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивале беренче тапкыр Италиядә концерт оештырачак

Чара Россиянең фән һәм мәдәният үзәге бинасында үтәчәк.

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале быел беренче тапкыр Италиянең Рим шәһәрендә концертын оештырачак. Бу хакта фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Безне тәнкыйтьләячәкләр дип курыкмыйбыз. Италиядә концерт безнең фестиваль бюджетыннан чыгып ясала. Без концертны Татарстанны, татар халкын күрсәтер өчен оештырабыз. Ул Россиянең фән һәм мәдәният үзәге бинасында үтәчәк. Залда йөзгә якын урын бар, әлбәттә, милләттәшләребезне чакырып калабыз”, - диде ул.

Рифат Фәттахов фестивальне киләсе елларда Азәрбайҗан, Төркия, Кырым якларына барырга планлаштыруын әйтте. "Максатыбыз – Италиядәге вокал мәктәбе белән хезмәттәшлек итә башлау, киләчәктә элемтәләрне ныгытырга уйлыйбыз. Гомумән, һәр елны чит илгә чыгып, концертларыбызны оештырабыз килә", - диде ул. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100