news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов чоры җырчыларыннан соңгысы калып барам – Флера Сөләйманова

Рәшит Ваһапов исемендәге XIII халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты үтте.

Ваһапов чоры җырчыларыннан соңгысы калып барам – Флера Сөләйманова
Рамиль Гали

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестиваль гала-концертының кульминацион ноктасы буларак, татар халкының легендар җырчысы, Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова үзенең визит карточкасы булган җырларын башкарды.

“Мин Ваһапов чоры җырчыларыннан ялгыз калып барам шикелле. Рәшит абый халык арасында искиткеч популяр кеше булды. Пластинкалар заманы иде – халык пластинкаларын бик ала иде. Рәшит абыйның үлем хәбәрен гастрольләрдә чакта ишеттем. Ул чакта мин Усман Әлмиев төркемендә эшли идем", – дип моңсу хатирәләрен яңартты Флера Сөләйманова. Ул шәхесләрнең исемен зурлаган мондый фестивальләрнең кирәклегенә басым ясады.

Оештыручылар соравы буенча ул “Әниемә” һәм “Алтын-көмеш” халык җырын башкарды.

Флера Сөләймановага Р.Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премияне Энгель Таһиров тапшырды. Ул Флера Сөләйманованы “Җыр анасы” дип атады.

Төрле елларда бу премия Фәридә Кудашевага, Әлфия Авзаловага, Җәвәһирә Сәләховага, вафатыннан соң Хәйдәр Бигичевка тапшырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100