news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда автоцистерна катнашындагы авариядә яңа туган кыз һәлак булган

Татарстанда автоцистерна катнашындагы авариядә яңа туган кыз һәлак булган
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе

Бүген Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 947нче чакрымында, Мамадыш районында бензовоз катнашында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Renault автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читендә торган бензовозга килеп бәрелгән, аның шоферы машинаны кардан чистарту өчен туктаган булган.

Нәтиҗәдә, Renault автомобиленең пассажиры - ике айлык кыз һәлак булган.

Авариянең сәбәпләре ачыклана. Урынга Мамадыш районы прокуроры урынбасары Фәнил Әхмәдишев килде, тикшерү оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot