news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә Volkswagen Jetta автомобиле җәяүлеләр кичүендә биш яшьлек кызны бәрдергән

Яшел Үзәндә Volkswagen Jetta автомобиле җәяүлеләр кичүендә биш яшьлек кызны бәрдергән
Фото: © ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Яшел Үзәндә җиңел машина бәрдергән биш яшьлек кызны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Фото: © ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Юл һәлакәте кичә кич Гоголь урамында «Магнит» кибете янында булган. Volkswagen Jetta автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә әнисе белән барган кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә, бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

Авария урынына Яшел Үзән шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев килгән. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.

Фото: © Татарстан прокуратурасы

news_right_1
news_right_2
news_bot