Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районында Татарстанның Дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр
Зәй районының Кушъелга авылында Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган чара узды. Очрашуны җирле авыл клубында оештырдылар.
Катнашучыларга 1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Югары Советы тарафыннан расланган флагның тарихы турында сөйләделәр. Алып баручылар шулай ук аның төсләренең әһәмиятен аңлатты: яшел төс – тормышны һәм яңарышны, ак төс – чисталыкны, кызыл төс көч һәм энергияне символлаштыра.

Чара барышында дәүләт символының әһәмияте, республиканың тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр.
Фотоларны Клара Ермолаева тәкъдим итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз