news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә махсус операциядә катнашучыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Фото: Айгөл Яруллина тәкъдим итте

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Тантаналы чара Ватан Геройлары көнендә «Энергетик» Мәдәният сараенда узды. Бүләкләрне геройларның туганнарына Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов тапшырды.

Рәзиф Кәримов сугышның югалтусыз булмавын һәм зәйлеләрнең, батырлык һәм ныклык күрсәтеп, һәрвакыт алгы сафта торуын искәртте. Ул чын Ватан сакчылары тәрбияләгән өчен хәрбиләрнең әниләренә олы рәхмәтен белдерде һәм якташларның батырлыгы район хәтерендә мәңге сакланачагын билгеләп үтте.

Фото: Айгөл Яруллина тәкъдим итте

Бу көнне сигез хәрби хезмәткәрнең (Григорий Абрамов, Евгений Алексеев, Геннадий Биканов, Айдар Гыйльфанов, Юрий Краснов, Булат Кузнецов, Райнур Нуретдинов һәм Айнур Шәйдуллин) гаиләсенә бүләкләр тапшырылды. Аларның җидесе (үлгәннән соң) Батырлык ордены белән бүләкләнде, Айнур Шәйдуллин (үлгәннән соң) II дәрәҗә «Батырлык өчен» медаленә лаек булды.

Рәсми өлештән соң, тантанада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан хакимият вәкилләре геройларның гаиләләренә ныклык күрсәткәннәре һәм якыннары турындагы истәлекне саклаганнары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: Айгөл Яруллина тәкъдим итте

Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлаган иде.

«Сезне Ватан Геройлары көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бу көнне без көчле һәм кыю гражданнарыбызга - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденнары кавалерларына хөрмәт күрсәтәбез. Аларның фидакарьлеге, сынмас рухы һәм холкы, авыр минутта Ватанны саклауга әзер торулары безнең өчен һәрвакыт батырлык һәм бурычка тугрылык үрнәге булып тора», - дип искәртте ул.

Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot