news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярославльдә машина йөртү таныклыгы булмаган егет тукталышта өч кешене бәрдергән

Ярославльдә чит ил машинасының йөртүчесе тукталышка килеп кергән һәм өч кешене бәрдергән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсенә сылтама белән.

«Чит ил машинасының йөртүчесе тукталыш комплексында берничә кешене бәрдергән. Якынча мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1985 елда туган ир-ат һәлак булган, тагын ике кеше хастаханәгә озатылган», – дип белдерделәр ведомствода.

Машина йөртүче тоткарланган. Рульдә машина йөртү хокукы булмаган 18 яшьлек егет булып чыккан. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Узган елда Татарстанда да шундый ук очрак булган иде. Машина йөртүче, туктап торган автобус белән автобус тукталышы арасыннан үтеп, автобустан чыккан кешеләрне бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 11 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. 2026 елның июнь уртасында аңа карата хөкем карары чыгарылды. Ул 4 ел да бер ай гомерен колония-поселениедә үткәрәчәк һәм 2 ел да 10 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot