news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Япониядә 1,8 мең кеше замокның 360 тонналы манарасын 2 метрга күчергән

Япониянең Аомори префектурасында 1,8 мең кеше хикия традицион техникасы ярдәмендә Хиросаки замогының 360 тонна авырлыктагы төп манарасын 2 метрга күчергән, дип хәбәр итә The Guardian газетасы.

80 кешелек төркемнәргә бүленгән катнашучылар, корылманы махсус роликлы терәкләрдәге рельслар буйлап шудырып, аны 30 метрлы арканнар ярдәмендә өстерәгән. Бу алым ярдәмендә тарихи бинаны сүтәргә туры килмәгән.

Корылманы урыныннан күчерү замокның бер диварын төзекләндерүне тәмамлау өчен кирәк булган. Акциядә катнашырга теләүчеләрдән 8 меңнән артык гариза килгән, оештыручылар 1,8 мең кешене сайлап алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot