news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялтада Украина пилотсыз очкычы торак йортка һөҗүм иткән, 17 кеше зыян күргән

Ялтада Украина Кораллы көчләренең торак йортка һөҗүме вакытында 17 кеше зыян күргән. Бу хакта Кырым Республикасы башлыгының мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Олег Крючков хәбәр итте.

Башта 13 зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде, әмма аннары аларның саны 17гә кадәр артты.

«Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча, дошманның төнге һөҗүме вакытында Ялтада унҗиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алган», – дип язган Крючков социаль челтәрләрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot