news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кама Тамагы Үзәк стадионында Рафис Сабирҗанов Кубогына хоккей турниры узды

Көчле салкыннар хоккей сөючеләргә комачауламады: Кама Тамагы бистәсе Үзәк стадионында «Татарстанда кыш» республика проекты кысаларында Рафис Сабирҗанов Кубогына тугызынчы мәртәбә хоккей турниры үткәрелде. Бу хакта «Волжские зори» газетасы яза.

Көрәле авылында туып үскән Рафис Сабирҗанов инде тугыз ел бу турнирны оештыручы булып тора, ул безнең районның чын хоккей чемпионатына әверелде. Хәзер Рафис махсус хәрби операция зонасында хезмәт итсә дә, бу киртә булмады – ярышлар аның ярдәмчеләре булышлыгы белән узды. Аларның берсе - Кама Тамагыннан Радислав Хәбибуллов, ул әлеге ярышларны үткәрүдә бик актив катнаша.

Бозда Куйбышев Затоныннан ике команда, Зур Салтыктан «Дракон» командасы һәм төп составын Иске Казиле авылы егетләре тәшкил иткән «Авиатор» җыелма командасы хоккейчылары очрашты.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә «Авиатор» командасы җиңүче булды, икенче урында - «Затон» командасы, өченчедә - «Дракон» хоккейчылары.

news_right_1
news_right_2
news_bot