Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ханты-Манси автономияле округы – Юграда мәчет төзелеше дәвам итә
Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Горноправдинск бистәсендә мәчет төзелеше дәвам итә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
Хәзер вакытта иман йортында бизәкләү, башка төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла. Җирле мөселманнарның кайсыдыр матди ярдәм күрсәтә, кемдер үзенең хезмәте яки игелекле сүзе белән бу Аллаһ йортын төзүдә катнаша, үзеннән соң зур мирас калдыра.
Аллаһның илчесе (с.г.в.с.) болай дип әйткән: «Аллаһ хакына мәчет салган кешегә Аллаһ җәннәттә йорт салыр» (Сәхих әл-Бохари, Сәхих Мөслим).
Әлеге мәчет намаз уку, белем алу, балаларыбызны тәрбияләү, мөселманнарны берләштерү һәм Горноправдинскида яшәүчеләр өчен игелек урыны булсын.
Төзелешкә кушылыгыз! Мөгаен, нәкъ менә сезнең өлешегез бу мәчетнең бер кисәге һәм гомер ахыры белән тәмамланмаячак бүләкнең сәбәпчесе булыр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз