Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ханты-Манси округында шәхси йортта чыккан янгында җиде кешелек гаилә һәлак булган
Ханты-Манси автономияле округында шәхси йортта чыккан янгында җиде кешедән торган гаилә, шул исәптән дүрт бала һәлак булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы төбәк губернаторы Руслан Кухарукка сылтама белән хәбәр итә.
«Мегион шәһәренең Высокий бистәсендә төнге янгында җиде кешедән торган гаилә һәлак булды, аларның дүртесе - балалар... Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр приборларын файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен бозу сәбәпле чыккан», – дип язган Кухарук социаль челтәрләрдә.
Шәхси йортта янгын чыгу турындагы хәбәр Мәскәү вакыты белән 23:58 сәгатьтә килгән. Бер сәгатьтән соң янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 142 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндерүгә 16 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз