news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Харбинда Россия һәм Кытай хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә ачылды

Харбинда Россия һәм Кытай хезмәттәшлегенә багышланган күргәзмә ачылды
Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

21-22 июльдә Кытайның Харбин шәһәрендә Россия белән Кытай арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзалануга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Бәйрәм кысаларында ике илнең төбәк багланышлары турында сөйли торган экспозиция ачылды.

Күргәзмәнең бер стенды сәүдә-икътисади элемтәләргә, аерым алганда, Татарстан Республикасы – Хэйлунцзян провинциясе эшлекле форумын уздыруга багышланган.

Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

«2019 елның июнендә Харбин шәһәрендә Татарстан Республикасы – Хэйлунцзян провинциясе эшлекле форумы узды, аның кысаларында яклар сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча документларны имзалады», – дип язылган ике телдә дә.

Чараларда составына республика муниципаль берәмлекләре, медиаөлкә һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре кергән Татарстан делегациясе катнаша.

Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

Искәртеп үтәбез, 2019 елда «Татарстан – Хэйлунцзян» эшлекле форумында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашкан иде.

«Без Кытай белән мөнәсәбәтләрнең хәзерге югары дәрәҗәсен югары бәялибез, Россия-Кытай дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин төбәкләр дәрәҗәсендәге хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Быелгы һәм киләсе еллар Россия белән Кытайның төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV форумы Казанда 16-19 августта узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot