news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда районның 90 еллыгы уңаеннан яңа урман үсеп чыкты

Биектауда район оешуның 90 еллыгын гадәти булмаган һәм файдалы ысул белән билгеләп үттеләр: «Туган Як» бакчачылык җәмгыятендә район халкы тырышлыгы белән яңа урман үсеп чыкты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Быелның язында биредә бер мең төп тополь агачы утыртканнар иде, алар бик тиз тамыр җибәрде һәм үсеп китте. Бүген Казан шәһәре һәм район халкы ярдәме белән, шулай ук Ротари клуб катнашында тагын бер мең үсенте утырттылар.

Яңа урман коттедж бистәсенең табигый сакчысы булачак һәм һаваны актив рәвештә чистартачак – утырту өчен сайланган тополь сорты углекислый газны эшкәртү сәләтенә ия.

«Чарада катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Хәзер, яшь топольләр яныннан узганда, сез зур горурлык белән: «Бу урманны булдыруда мин дә булыштым!» - дип әйтә алачаксыз. Мондый акцияләр район халкы өчен күркәм гадәткә әверелер дип өметләнәбез», – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Биектау районы матбугат хезмәте фотолары.

news_right_1
news_right_2
news_bot