Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Биектау районында Халыклар дуслыгы йорты ачылачак
Быел Биектау районында Халыклар дуслыгы йорты ачылачак. Хәзер бинада капиталь ремонт эшләре бара. Муниципалитетның йомгаклау сессиясендә Биектау районының башлыгы Равил Хисаметдинов шул хакта хәбәр итте.
«Быел мәдәният йортында масштаблы ремонт эшләре башланды. Яңарту кысаларында бинаның тышкы күренеше үзгәреп кенә калмый, функционалы да киңәйтелә: биредә Халыклар дуслыгы йорты урнашачак. Анда һәркем үзен Биектау районының бердәм, дус җәмгыятенең бер өлеше итеп тоя алачак», – дип искәртте ул.
Биектау районы Халыклар дуслыгы йортына күптән ихтыяҗ кичерә иде, быел проект, ниһаять, тормышка ашырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз