Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тыл хезмәтчәне Әкълимә Фәрхетдиновага 95 яшь тулды
Татарстанның Лениногорск районында яшәүче тыл хезмәтчәне Әкълимә Сөнгатулла кызы Фәрхетдинова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әкълимә Сөнгатулла кызы 1931 елның 11 апрелендә Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ике ир туганы сугышта һәлак була. Бөтен ир-ат эше Әкълимә һәм аның кыз туганы җилкәсенә төшә. Ындыр табагында эшлиләр, тырышып план үтиләр», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Сугыштан соң Фәрхетдинова кияүгә чыга һәм Ростов өлкәсенең Шахты бистәсенә китә. 1950 елларда туган ягына, Лениногорскига кайта. Биредә ир белән хатын нефть сәнәгатенә эшкә урнаша. Ире белән бергә ике малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз