news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
В.Власов: “Урман хуҗалыгында төп проблема түбән сортлы агач материалы эшкәртү белән бәйле”
Бүген «Казан ярминкәсе» үзәгендә «Татарстан Республикасы урман ресурсларын нәтиҗәле куллану” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген «Казан ярминкәсе» үзәгендә «Агач эшкәртү» һәм «Интермебель» дип аталган күргәзмәләр кысаларында «Татарстан Республикасы урман ресурсларын нәтиҗәле куллану” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Анда ТР Министрлар Кабинеты, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, республиканың урман хуҗалыклары башлыклары, Киров өлкәсенең Урманны сертификацияләү үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Утырыш агач материалын комплекслы эшкәртү, түбән сортлы агачны куллану, агач эшкәрткәннән калган калдыкларын утильләштерү, ягулык гранулаларын файдаланып энергия җитештерү, агач калдыклары ярдәмендә объектларын җылыту, урман тармагын яңарту һәм заманча технологияләрне кертү юллары турында фикер алышуга корылган иде.
ТР Урман хуҗалыгы министры Валерий Власов сүзләренчә, республика өчен әлеге тармакта төп проблема түбән сортлы агач материалын эшкәртү белән бәйле. Аның фикеренчә, бүгенге көндә урман хуҗалыгын үстерү өчен капиталь салулар һәм агач эшкәртүче заманча җиһазлар җитешми. Агач материалының түбән сортлы булуы аркасында, республикага агач әзерләү белән шөгыльләнә торган зур оешмалар килми.
ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Зиннур Хәйруллин исә үз чыгышында республика урманнары потенциалына һәм түбән сортлы агачны файдалану мөмкинлекләренә тукталып, бу өлкәне үстерү өчен дәүләт ярдәме һәм махсус программа кирәклеген ассызыклап үтте. Бүгенге көндә түбән сортлы агачны эшкәртү җиһазларының 82-100 проценты тузган, тармак табыш китерми. Аның сүзләренчә, көн үзәгендә агачтан яңа төр ягулык алу мәсьәләсе тора. Бу социаль һәм икътисади яктан чишелеш көтә торган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук агач эшкәртү өлкәсенә кече һәм урта бизнесны җәлеп итү кулай дип санала.
Билгеле булганча, дөньяда агач куллану ташкүмердән соң икенче урында тора. Фән һәм техника казанышлары ярдәмендә, төрледән-теөрле ясалма материаллар барлыкка килеп торса да, агач универсаль чимал булып кала бирә. Агачтан 20 мең төрдәге төрле продукция һәм эшләнмәләр ясарга мөмкин. Химик эшкәртүдән соң агачтан кәгазь, картон өчен целлюлоза алып була. Агач эшкәртүдән калган калдыклар кешеләр өчен мөһим булган җылылык энергиясе бирә ала.
Республикага килгәндә, Арча урманчылыгы ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Энергия саклау ресурслары үзәге белән берлектә агач эшкәртү калдыклары һәм түбән сортлы агач ярдәмендә эшли торган котел моделен эшләгән. Ул агач һәм аннан эшләнгән эшләнмәләрне киптерү өчен кулай. Казан дәүләт университетының агач материалларын эшкәртү кафедрасы доценты Андрей Грачев агачтан сыек ягулык алу өчен җайланма эшләгән. Бу җайланма Саба урман хуҗалыгында кулланыла инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot