news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Власов: “Исәптәге диләнкеләрнең 26 проценты гына файдаланыла, алга таба үзгәреш көтелми”

Республикада хәзер нибары 3 кенә арендачы булып, 66,1 мең куб м күләмдә агач әзерләү максаты белән, алар урман участокларында эшли

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Урман хуҗалыгы карамагында булган “Лес” дәүләт бюджет учреждениесе подразделениеләре тарафыннан 2009 елда җитештерелгән товар, күрсәтелгән хезмәт һәм башкарылган эш 179 млн. сумлык булып, планда каралганның 84 процентын тәшкил иткән.

 

Ел дәвамында республика территориясендәге урманнардан 91,7 мең куб м агач чыгарылган, оешмалар һәм халык ихтыяҗлары буенча 9 мең куб м агач материалы, 53 комплект бура, 929 куб м рәшәткә, 41 мең куб м утын, заявкалар буенча 40 төрдән артык халык куллану товарлары әзерләп озатылган. Шул товарлардан һәм күрсәтелгән хезмәтләрдән гомуми керем 180 млн. сумнан артып киткән (2008 елдагының 81,6 проценты). Болардан тыш, “Лес” базасындагы җаваплылыгы чикле җәмгыятьләрнең бу өлкәдә кереме 148,4 млн. сум булган.

 

Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү йөзеннән, төзелештә, ремонт эшләрендә һәм ягулык итеп куллану өчен узган елны 114,4 мең куб м агач җибәрелгән – бу исә 2008 елдагыдан 28,4 мең куб м чамасы күбрәк.

 

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР Мәдәният министрлыгында барган утырышында министр Валерий Власов шул хакта ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, урман бүлемтеге, ягъни диләнкеләрне тулысынча файдалана алмау республиканың урман хуҗалыгында күзәтелгән системалы төп проблемаларның берсе булып тора. Узган елның 14 мартында 32 нче федераль закон белән РФ Урман кодексына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, урман участокларын арендага бирү юлы белән генә агач әзерләргә мөмкин. Республикада хәзер нибары 3 кенә арендачы булып, 66,1 мең куб м күләмдә агач әзерләү максаты белән, алар урман участокларында эшли. Бу исә исәптәге диләнкеләрнең 3,6 проценты гына дигән сүз. Шул рәвешле, былтыр исәптәге диләнкеләрнең 26 проценты чамасы гына (2008 елда – 44,4 процент) файдаланылган, алга таба да әллә ни үзгәреш көтелми, дигән фикердә министр.  

      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100