Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Югары судында элеккеге судья Ирек Нәбиевнең эшен икенче тапкыр карыйлар
Бүген Татарстан Югары судында ике район судының элеккеге судьясы Ирек Нәбиевнең эшен тикшерү буенча икенче тапкыр суд процессы башлана.
Республиканың Питрәч һәм Менделеевск район судларының элеккеге рәисе мошенниклыкта, ришвәт алуда, керемнәрне легальләштерүдә һәм кеше урлауны оештыруда гаепләнә. Бүген судта гаепләү карарын укый башладылар.
Искәртеп үтәбез, Ирек Нәбиевкә карата җинаять эше 2022 елда ук кузгатылган иде. Бу вакытта ул инде чит илдә була, анда 2025 елга кадәр яшеренеп ята: башта – Төркиядә, аннары – Германиядә. Узган ел Нәбиев Татарстанга кайтырга җыенуы турында белдерде. Бу вакытта ул инде өч ел эзләүдә булган.
Тикшерү версиясе буенча, 2017 елда Нәбиев боерыгы буенча җинаятьчел төркем «Кишер» фирмасы директоры һәм хуҗасы Вячеслав Утробинны урлаган. Аны үз фирмасын башка кешеләргә яңадан рәсмиләштерү өчен изоляцияләргә теләгәннәр. Болар барысы да фирма счетларыннан 76,8 миллион сум акча урлау өчен эшләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз