news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Ослан районында махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә «Хәтер аллеясы» утырттылар

Югары Ослан районында махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә «Хәтер аллеясы» утырттылар

Татарстанның Югары Ослан районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Хәтер аллеясы» акциясе узды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлегендә хәбәр иттеләр.

Акциядә катнашучылар алма аллеясы утыртты -оештыручылар фикеренчә, ул хәтер, геройларга рәхмәт һәм буыннар дәвамчанлыгының тере символына әверелергә тиеш. Чара хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, яшьләр активистларын һәм муниципалитетта яшәүчеләрне берләштерде.

Чарада Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе вәкилләре, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма директоры Тимур Камалетдинов катнашты.

«Хәтер аллеясы» акциясе Татарстанда 2010 елдан бирле ел саен үткәрелә. Республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителгән 2026 елда аны Югары Ослан районында уздыру Ватан сакчылары истәлеген саклау буенча гомуми эшнең бер өлеше булды, дип билгеләп үтте чараны оештыручылар.

Фото һәм видеоны Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot