news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Пышма шәһәрендә гарәп каллиграфиясе осталарының иҗат кичәсе узды

Шушы көннәрдә Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәренең имам Исмәгыйль әл-Бохари исемендәге Бакыр мәчетендә ике талантлы каллиграф – Айрат Хисмәтуллин һәм Асия Родинаның иҗат кичәсе узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәссамнар кунаклар белән әлеге сирәк очрый торган һәм катлаулы сәнгатьтә үткән юлларының тарихы белән уртаклашты. Алар төрле стильләр, эшнең нечкәлекләре һәм каллиграфия философиясе турында сөйләде, бу кунакларда зур кызыксыну уятты.

Мастер-класс кысаларында кунаклар традицион кораллар һәм материаллар белән танышты, остазлары җитәкчелегендә гарәп телендә беренче сүзләрен язды.

Чара җылы атмосферада узды, ул кичәдә катнашкан һәркемгә «хатт» сәнгатенең күп гасырлык тарихы белән тынышырга мөмкинлек бирде. Кунаклар кичәнең истәлеге итеп үз куллары белән бизәлгән открыткаларны өйләренә алып кайтып китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot