news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ураза бәйрәмендә Казанда җәмәгать транспорты иртәнге 5тә йөри башлаячак

Ураза бәйрәмендә Казанда җәмәгать транспорты иртәнге 5тә йөри башлаячак
Фото: Казанның Транспорт комитеты

20 мартта Татарстан башкаласында җәмәгать транспорты Ураза бәйрәменә бәйле рәвештә иртәнге сәгать 5тә йөри башлаячак. Бу хакта Казанның Транспорт комитеты хәбәр итә.

Сүз шәһәр мәчетләре яныннан уза торган маршрутлар турында бара. Алар - №1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75 һәм 91нче автобуслар; 1, 2 һәм 12нче троллейбуслар; 5 һәм 5а маршруты буенча йөрүче трамвайлар.

Гомумән алганда, 20 мартта Казанның җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк, дип ачыклык керттеләр профильле комитетта.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР башкаласы мәчетләрендә гает намазы 6.30 сәгатьтә башлана.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-мөхтәсибләренә хокук саклау органнары белән берлектә гает намазы вакытында җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot