Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иннополис университетында 42 студентка корпоратив стипендия тапшырылды
Иннополис университетының 42 студенты югары уку йортының партнер-компанияләреннән стипендия алды. Айлык түләү күләме 20 мең сум тәшкил итәчәк, ярдәм дүрт ай дәвамында күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте югары уку йортының матбугат хезмәте.
Стипендияләр Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган университетның өч бакалавриат программасының («Мәгълүматларны анализлау һәм ясалма фәһем», «Мәгълүмати системалар инженериясе», «Ясалма фәһемнең математик нигезләре») беренче һәм икенче курс студентларына тапшырылды.
Кандидатларны сайлап алганда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, академик өлгереш, проектларда катнашу тәҗрибәсе һәм укудан тыш эшчәнлектәге казанышлар исәпкә алынды. Студентларның мотивациясе һәм аларның ИТ-юнәлеш белән кызыксынуы бәяләнде.
Конкурс нәтиҗәләре Иннополис университетында узган Белем көнендә игълан ителде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз